Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать ширкәте һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе арасында килешү төзелде

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бүген, 2 март көнне Мамадыш муниципаль районында республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия булган ике оешмасы арасында тантаналы рәвештә килешү төзелде. Шул нисбәттән, Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та Мамадыш районында эшлекле сәфәрдә булды.

Документны “Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесы ректоры Рөстәм Равилов һәм “Азык-төлек программасы агросәнәгать ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин имзалады. Мәгълүм булганча, әлеге килешү нигезендә “Азык-төлек программасы агросәнәгать ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте базасында студентларның практик яктан әзерлек дәресләре узачак.

Төгәлрәк әйткәндә, студентлар икенче курста укыганда ук бер атна дәвамында практик әзерлек уза. Бу дәвердә алар ветеринария өлкәсе белән күзгә-күз таныша, дәресләрдә үзләштергән технологияләрне практикада сыный. Авыл хуҗалыгы комплексларында тирәнтен практик әзерлек үтүдә пионер булган Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов сүзләренә караганда, икенче курста ук таныштыру практикасы узу дәвамында студентларның ветеринария өлкәсенә күзләре ачыла. “Алар нинди технологиянең нәрсәгә кирәк булуын аңлыйлар. Бу исә үз чиратында студентларның укуда өлгерешенә дә уңай йогынты ясамый калмый. Чөнки алар технологиясез эшли алмаганын аңлый. Биредә алар технологияләрне нинди масштабта үтүен күреп китәләр Югары уку йортында студентларга практик тәҗрибә җитмәве, практик яктан тулысынча әзер булмаулары сер түгел. Әлеге проект җитешсезлекләрне төзәтү өчен бик кулай булачак”, - диде Рөстәм Равилов.

Әлеге проектның башында торган Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, “РМ Агро”, яки икенче төрле “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы хуҗалыклары - республикада иң югары технологияләрне кулланып, Европаның һәм Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы комплекслары үрнәгендә эшли торган комплекслар. “Безнең максат студентларны монда китереп, эш тәртибен күрсәтеп, өйрәтеп җибәрү. Ел саен монда практик әзерлек узып, ветеринариянең төрле өлкәләрен колачлап, терлекләр белән эшләүдән алып продукция җитештерүгә кадәр студентлар катнашачак. Алар күреп, өйрәнеп китәргә тиеш булачак”, - дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов.

Җитәкчеләр әйтүенчә, “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы студентларны белем-әзерлек дәрәҗәсен ныгытып кына калмый, тулай торакта торырга урыннар белән тәэмин итә, көнгә өч тапкыр туклану да агросәнәгать комплексы хисабыннан. Барлык хуҗалыклар да студентлар белән эшләргә алынырга атлыгып тормавын да исәптә тотып әйтсәк, “РМ Агро”, яки “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы җитәкчесе Рифат Мотыйгуллинга җитәкчеләр дә, студентлар да бик рәхмәтле.

Рәсми яктан сораулар хәл ителгәннән соң, белгечләр студентлар практик әзерлек уза торган терлекчелек хуҗалыкларын карады, практикантлар белән аралашты, шулай ук студентларның тулай торакта яшәү, туклану шартлары белән дә кызыксындылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International