Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында республика штабы утырышында чыгыш ясады

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә Африка дуңгыз чумасы чире таралуны булдырмау өстендә эш итүче республика штабы утырышы узды. Утырышта республика штабы әгъзалары һәм видеоконференция режимында район хакимияте башлыклары катнашты.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгышы белән башланып китте.  Шулай ук ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Фёдор Батков, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев доклад белән чыгыш ясадылар.

Белгечләр сүзләренчә, республикада Африка дуңгыз чумасы чире таралуга каршы барлык чаралар да күрелә һәм авыру таралуны булдырмас өчен җаваплы төстә эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International