Бүген, 25 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында нәселле терлек үрчетүче, сөт җитештерүче хуҗалыкларның 2020 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр һәм 2021 елда үтәлергә тиешле бурычлар темасына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов алып барды.
Җыелышны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт баш терлекчелек һәм нәселле терлек үрчетү авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов ачып җибәрде. Ул 2020 елда сөт җитештерүче һәм нәселле терлек үрчетүче хуҗалыкларның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.
Шулай ук киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногмановның эре терлекләрне бердәм системада номерлар биреп идентификацияләү эшен камилләштерү турындагы доклады аеруча зур игътибарга лаек булды. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында эре терлекләрне идентификацияләү эше 2020 елның 10 октябрендә башланган иде. Шуңа бәйле рәвештә, Илдар Ногманов республикада барган әлеге эшкә бәя бирде.
Нәселле эре терлек үрчетүдә һәм терлекләрне уникаль номерлар, чиплар белән теркәү эшендә иң яхшы күрсәткечләр белән Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Актаныш, Лениногорск, Апас, Әлмәт районнарындагы терлекчелек хуҗалыклары аталды.
Шулай ук 2018 елдан бирле терлекләргә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән эмиссион номерлар бирелүен дә искәртеп үтәргә кирәк. Әлеге номерларга өстәп, терлек колагына электрон тамга да беркетелә яки тире астына чип кертелә. 2020 елның октябреннән башлап яңа туган бозаулар шул рәвешле электрон тамга һәм номерлар белән теркәлә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләренә терлекләрне идентификацияләү эшен җиренә җиткереп, тагын да төгәлрәк эшләргә, бу эшкә җаваплы карарга кушылды. Чөнки терлекләрне электрон теркәү, чиплар урнаштыру терлекчелек хуҗалыклары эшен камилләштерү, контрольдә тоту, терлекләрнең урын күчүен күзәтү, вакцинация планын алып бару, репродукция күрсәткечләрен исәптә тоту, нәселен, хуҗасын, хуҗалык атамасын белү өчен җайлы булачак.