Африка дуңгыз чумасы чире таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 18 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәшмәләр залында Африка дуңгыз чумасы чире таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Утырышта Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев, Биологик ресурслар буенча Татарстан  Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, штабның башка әгъзалары һәм шулай ук Алабуга, Зәй, Әлмәт муниципаль районнары хакимияте башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачып җибәрде. Ул чыгышында республика буенча Африка дуңгыз чумасы чире йогу очраклары 6 районда ачыклануын җиткерде. Алабуга, Зәй, Әлмәт муниципаль районнарында исә әлеге чир буенча хәлнең катлаулы булуын искәртте. Министр сүзләренчә, республикада әлеге вәзгыять киеренке хәлдә. Чөнки авыру йогу куркынычы янаган 100 чакрымдагы зонага республика территорияләренең яртысы диярлек керә. Шуңа өстәп, кыргый кабан дуңгызларыннан авыру йогу куркынычы да зур.

Теманы дәвам итеп чыгыш ясаган Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республикада Африка дуңгыз чумасы чиренә бәйле вәзгыять турында сөйләде. Алмаз Хисаметдинов искәртүенчә, кыргый кабан дуңгызларын атуны дәвам итәргә кирәк. Ник дигәндә, авыру йогу куркынычы янаган зонадагы киекләр башка җирләргә дә күченеп, чирне таратырга мөмкин. Бу хәлгә мисал итеп, Әлмәт һәм Зәй районнары китерелде.

Безнең төбәктә Африка дуңгыз чумасы чире таралу хәлен мониторинглау, ягъни күзәтчелек астында тоту эше әлегә дәвам итә. Республика ветеринария лабораториясенә, Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә көн саен районнардан атылган кабаннардан алынган биологик материал-пробалар килеп тора. 2020 елның 1нче гыйнварыннан бүгенге көнгәчә барлыгы 7793 проба тикшерелгән, шуларның 2216сы агымдагы елда ясалган.

Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре тарафыннан Африка дуңгыз чумасы турында язылган белешмәлекләр таратыла, ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре гражданнар белән очрашып җыелышлар уздыра, хайван һәм кош үстереп сатучы эшмәкәрләр өчен дә аңлату эшләре алып барыла.

Утырышка йомгак ясап, кыргый кабан дуңгызларының санын киметү, дуңгыз үрчетүче предприятиеләргә ябык режимда, барлык ветеринария һәм санитария кагыйдәләрен үтәп эш итү, дуңгызлар тотучы фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга урманнарга чыгуны тыю турындагы карарлар кабул ителде. Киңәшмәдә ясалган нәтиҗәләр буенча, шулай ук хайваннарга термик эшкәртелү узмаган азык-төлек калдыкларын бирү тыела, хуҗалыкта дуңгызлар үлсә яки табигатьтә кабан дуңгызы үләксәсен тапкан очракта ветеринария хезмәтләренә хәбәр итү зарур. Ә авыру йогу куркынычы зур булган дуңгыз үрчетүче хуҗалыкларга исә терлекчелекнең башка төренә күчәргә киңәш ителде.

Киңәшмә ахырында район хакимияте башлыкларына һәм ветеринар берләшмәләр җитәкчеләренә Африка дуңгыз чумасы чире проблемасын хәл итәргә, язгы су басулар башланганчы, урман-кырларда кыргый кабан дуңгызы үләксәләрен юк итү мәсьәләсе куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International