Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Алексеевск районында мегафермалар эшчәнлеген тикшерде

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Алексеевск районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш визиты кысаларында ул районның терлек үрчетү комплекслары эшчәнлеген тикшерде.

Беренче эш итеп Азмаз Хисаметдинов “Кызыл Шәрык Агро” ачык акционерлык җәмгыятенең “Лебяжье” һәм “Левашово” мегафермаларында терлек үстерү комплексларын карады. Ул әлеге хуҗалыкларда терлекләрнең кышлау шартлары белән танышты һәм районның терлек үрчетүчеләре белән әлеге хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре турында сүз алып барды.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алексеевск районының “Алга” һәм “Родина” колхозлары эшчәнлеге белән кызыксынды. Очрашу барышында җитәкчеләр сыерларны лейкоз авыруы йогудан саклау, яңа туган бозауларны саклап калу һәм үстерү, хуҗалыкларга заманча технологияләр кертү, терлекләрне идентификацияләү, ягъни мәгълүматны цифрлаштыру эше турында һәм терлек үрчетү эшендә алдынгы карашлар турында фикер алыштылар.

Сәфәр ахырында Алмаз Хисаметдинов районның ярымфабрикатлар җитештерү цехы, “Эдем” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә дә тукталды. Биредә ул цех эшчәнлегенә бәя бирде, хезмәткәрләрнең эш шартлары турында сорашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International