Котыру авыруы. Куркыныч чирдән үзеңне ничек сакларга?

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Куркыныч чирдән үзеңне ничек сакларга?

Котыру - җылы кан хайваннарга, кошларга һәм кешегә зарар китерә торган акрын вирус йогышы. Бу үлемгә китерә торган иң авыр авыруларның берсе.

Дөньяда ел саен котыру авыруыннан 55 меңгә якын кеше үлә – уртача алганда – 1 кеше һәр 10 минут саен. Әлеге мәгълүматне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне уңаеннан игълан итте.

Хайваннардан авыру кешегә тешләүләр, үрмәләр, царапиннар, тире капламнарын, күзнең лайлалы тышчасы, авыз куышлыгы, борын һәм котырган хайванның селәгәйе белән күчергә мөмкин.

Инкубация чоры (тешләгәннән алып авыруга кадәр вакыт) тешләнгән урнына бәйле һәм 10 көннән 3-4 айга кадәр (ләкин 1-3 айдан да ешрак) дәвам итә, бер елга кадәр һәм аннан да күбрәк үтәргә мөмкин. Иң куркыныч тешләнгән урыннар баш, кул дип санала.

 Авырулар йокыны югалта, сагыну, борчу хисе туа. Алга таба температураның күтәрелүе фонында курку хисе дә туа. Сусауга карамастан, судан курку хисе туа. Үлем 4-6 тәүлектән соң булырга мөмкин. Вирус организмга эләккәннән соң ашыгыч вакцинация кеше симптомнары һәм авыруның  үсешен кисәтергә һәм туктатып торырга мөмкинлек бирә.

Котыру авыруын дәвалау чаралары юк. Әгәр авыруның клиник билгеләре башлана икән, үлемнән качып булмый.

Кешеләр авыруларының төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора: саклык һәм авыру йоктыруның куркынычлыгы турында белемнәр булмау, хайваннар тешләгәндә, өзлегүендә һәм медицина антибиотик ярдәмен сорап үз вакытында мөрәҗәгать итмәү.

Әгәр сезне хайван тешләгән яки тырнаган икән, кичекмәстән һәм мөмкин кадәр тизрәк яраның яра өслеген сабынлы су белән юарга, ә кырыйларын 70% спирт белән яки 5% йод настойкасы белән эшкәртергә кирәк. Мөмкин булганча ярага тегүләр салмаска кирәк. Җирле яраны эшкәрткәннән соң, тизрәк травматология пунктына (бүлек) ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Прививкалар курсы билгеләнгән очракта, аны табиб рөхсәтеннән башка өзмәскә, чөнки вакцинация схемасын бозу авыру һәм тынгысыз үлүгә китерергә мөмкин.

Дәвалану чорында алкаголь кулланмаска.

Котыру авыруын профилактикалауның нигезе – тешләнгән урынннарны кисәтү. Хайваннар, аеруча кыргый һәм сукбайлар белән уйнау, сыйпай карау тыела. Урам этләре белән шаярып кына уйнау да тешләүләр белән тәмамлана. Ә бу кешенең сәламәтлегенә аеруча куркыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International