Татарстанда сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча күчмә семинарлар уздырыла

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Ютазы районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар барышында республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыруның гамәлгә кертүнең торышы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов сөйләде. Ул, терлекчелек тармагын цифрлаштыру – ул киләчәк түгел, ә бүгенге чынбарлык, дип ассызыклады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов катнашучыларга республикада эре мөгезле терлекләрнең сакланышы һәм терлекләрне идентификацияләү турында сөйләде. «ДеЛаваль» компаниясенең консультант-технологы Татьяна Эткеева «Вафауллин Ансель» крестьян-фермер хуҗалыгында DEL PRO - терлекләрне карау программасын гамәлгә кертү һәм аның өстенлекләре турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәнең практика өлешендә катнашучылар шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча авыл хезмәтчәннәре өчен төзелгән йорт белән таныштылар.

Аннары фермер Ансель Вафауллин бозауларны алты айга кадәр үстерү, терлекләрне ашату технологиясе белән таныштырды, хезмәткә түләү системасы һәм хуҗалыкта сөт-товар фермасының икенче чираты төзелеше турында сөйләде. Очрашу ахырында «РИВЦ» АҖ вәкилләре яңа туган бозауларны унификацияләнгән номерлар белән идентификацияләү һәм аларны махсус онлайн программада теркәү тәртибен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International