ТР ветеринария берләшмәләре белгечләре сыерларның тоякларын чистарту һәм кисү буенча даими профилактик чаралар уздыралар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Сыерларда тояк авырулары - җитди проблема, аның белән күп кенә хайван хуҗалары һәм аерым алганда, ветеринария табиблары очраша. Галимнәр хромотаның барлыкка килүе берничә патологиягә бәйле булуын ачыклаган. Мәсәлән, аларныж берсе табан җәрәхәте булырга мөмкин, әлеге күрененеш тоякны дөрес карамаудан барлыкка килә. 

Сыерларның тоякларын кисү күп кенә проблемалар барлыкка килүгә юл куймый торган мәҗбүри процедура булып санала. Вакытында башкарылган процедура хайванның сәламәтлегенә нигез булачак һәм продуктивлык күрсәткечләрен арттырачак.

Даими тикшереп тору һәм вакытында тоякларны кисү процессы – мөһим процедура булып тора.

Бу процедураны даими һәм дөрес башкару мөгезле эре терлекнең гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Иң катламның уртача үсеше ай саен 6-8 мм тәшкил итә. Бары үлгән югары эпителий гына эшкәртелергә тиеш. Чаралар бары тик җентекләп тикшерелгәннән соң гына үткәрелергщ тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International