Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәвалау-профилактика чараларын үткәрү һәм биологик калдыкларны утильләштерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чарада ТР МК Баш ветеринария идарәсе бүлекләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында тоякларны кисү һәм чистарту буенча үткәрелгән дәвалау-профилактика чаралары турында доклад белән дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов чыгыш ясады.
"Чаралар үткәрү буенча алдынгы районнар арасында-Кукмара (881), Арча (791), Тәтеш (684), Буа (596), һәм Актаныш (389)", - дип билгеләп үтте ул.
Үз чыгышында ул Баулы, Питрәч, Яшел Үзән, Алабуга, Менделеевск районнарында эшне яхшыртырга тәкъдим итте.
Аннары биологик калдыкларны утильләштерү программасын гамәлгә ашыру турында ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габдулак Мотыйгуллин сөйләде.
Ел башыннан республикада 178 тонна биокалдык җыелган. Проект республиканың 19 районында тормышка ашырылган.
Чыгыш барышында ул җыелганнарга биокалдыкларны дөрес җыю турында искә төшерде һәм Балтач районын мисал итеп китереп, контейнерның үзе торган территориягә игътибар итәргә кушты.
Киңәшмә ахырында ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде һәм җыелучыларга коронавирус йогышын булдырмау буенча саклык чараларының катгый үтәлеше турында искәртте.
ТР МК Баш ветеринария идарәсе искәрткәнчә, тоякларны кисү һәм чистарту терлекләрнең гомер озынлыгын һәм продуктлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Сыер бөтен авырлыгына таянып, авырту кичерә. Ул начар ашый башлый, ә йөргәндә аксый. Болар барысы да сөт җитештерүгә тискәре йогынты ясый. Аның саны еш кына чиреккә кими, ләкин авыр очракларда сыер бөтенләй сөт бирмәскә мөмкин. Тоякларны вакытында киссәң, сыерның төрле авыруларыннан тулысынча төшереп калдырырга, шулай ук көтүлекнең торышын яхшыртырга, сөт савуны арттырырга мөмкин.