Республиканың ветеринария табиблары ел саен вакцинацияләүнең беренче этабына кереште. Бу операция елга ике тапкыр үткәрелә: яз һәм көз.
Язгы чорда барлыгы 900 мең доза, ә бер ел эчендә 1 млн 800 мең доза тарату планлаштырыла.
Вакцинаны кул белән кыргый җәнлек оялары янына куеп чыгалар. Ул коңгырт төстәге брикетны хәтерләтә. Брикет ит фаршыннан тора, аның эченә вакцина куела.
Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.
6-15 май көннәрендә күчмә бригадаларның эше Татарстан Республикасының барлык районнарда да оештырыла.