ТР Биектау муниципаль районында терлекләрне кышлату буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Бирюли Молоко" ҖЧҖ базасында хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашында терлекләрне кышлату буенча семинар-киңәшмә узды. Терлекләрне кышлатуга әзерләү иң җаваплы чор булып санала. Бу тармак хезмәткәрләре алдында мөһим бурыч тора: терлекләрнең баш санын саклап калу, шулай ук терлекчелекнең продуктлылыгын һәм рентабельлеген арттыру өчен кирәкле чараларны вакытында башкарып бару.

Чыганак: Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International