Баш ветеринария идарәсендә ветеринария белгечләре киңәшмәсе узды.

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә белгечләрнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, муниципаль районнарның ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау, дәүләт ветеринария берләшмәләренең «Меркурий» системасы  эшенә анализ, район ветеринария лабораторияләрен лицензияләү һәм аккредитацияләү һәм дәүләт ветеринария берләшмәләренең дәвалау-профилактика эшенә анализ мәсьәләләре каралды.

Шулай ук һөнәри стандартларга туры китереп, дәүләт ветеринария учреждениеләре хезмәткәрләренә куела торган таләпләр турындагы мәсьәләләр яктыртылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киңәшмә ахырында йомгак ясады һәм идарә бүлекләре башлыкларына һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр башлыкларына йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International