Бүген барлык мөселманнар Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.

10 апреля 2024 г., среда

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Бүген барлык мөселманнар Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.

Ураза гаете – мөбәрәк һәм бөек бер көн. Бу бәйрәм шатлыклы вакыйга булса да, без Рамазан аеның шулай тиз үзып китүенә бераз сагышланабыз.

Аллаһ Тәгалә шәрәфле Рамазан аеның шифасын калебләребезгә сеңдерсен, тоткан уразаларыбызны, фитр-сәдакаларыбызны, ифтар мәҗлесләребезне һәм тәравих намазларыбызны кабул итсен. Безгә гөнаһлардан ерак торырга, Раббыбызның Ярлыкавына, Рәхмәтенә һәм сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешергә насыйп булсын!

Котлы булсын изге бәйрәмебез! Ураза Гаете мөбарәк булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International