Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов «Яңа көн» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты

22 ноября 2023 г., среда

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов «Татарстан» дәүләт радиосында «Яңа көн» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.

Тапшыру дәвамында тапшыруның алып баручысы Рәзин Нуруллин белән әңгәмә корылды.

Эфир барышында кышкы чордан көзге чордан кышка күчкәндә терлекләр һәм кош-корт арасында нинди авырулар килеп чыгу куркынычы булуы, аларны булдырмас өчен республиканың ветеринария хезмәте нинди эшләр башкаруы, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә 30 ел уңаеннан үткәрелгән тантаналы чараларда Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашуы, ветеринария хезмәткәрләренә 30 машина, терлекчелек өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшыруы хакында турыдан-туры эфирда сөйләнеп үтте.

Әңгәмә барышында Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов радио тыңлаучылардан килгән сорауларга да җавап бирде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International