Татарстанда төрле мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләвен дәвам итә

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре төрле мәйданчыкларда: Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм муниципаль районнарда эшләвен дәвам итә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Казан шәһәренең ярминкә мәйданындагы сәүдә рәтләрен карады. 

Ярминкә мәйданында урнашкан күчмә ветеринария лабораториясендә продукциянең сыйфаты һәм ветеринария экспертларының эше белән кызыксынды. 

Ярминкәләр һәр шимбәдә 23 декабрьгә кадәр уза. Аларда яшелчә, ит, сыр, бал, үз җитештерүеңнең сөт продукциясен кибет бәяләреннән түбән бәягә сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International