Алмаз Хисаметдинов ведомство карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә үткәрде

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов ведомство карамагындагы учреждениеләрдәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары, дәвалау-профилактика чаралары һәм эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасарлар, бухгалтерлар катнашты.

Киңәшмә барышында сораулар каралды:
- Эпизоотиягә каршы чараларны үтәү;
- Дәвалау-профилактика чаралары;
-Дәүләт ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге;
- Ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләү;
 - Хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу;
 - Ведомство карамагындагы учреждениеләрнең ММЧ белән эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International