Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районында терлекчелек продукцияләрен сату урынында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагы ачыкланган. Гаеплегә карата административ беркетмә төзелгән.