24 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов яңа проектларны тәкъдир итү Агентлыгы генераль директоры белән берлектә стратегик инициативалар сайтын эшләтеп җибәрде (http://i.tatarstan2030.ru/). Әлеге сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә кагылышлы тәкъдимнәрен калдыра ала. Яки булган тәкъдимнәргә бәя бирә ала. Иң яхшы дип табылган инициативалар 2030 Стратегиясенә кертеләчәк.