19.10.2019

Пресс-релиз

21 октябрь көнне Татарстан Республикасының Мамадыш районына матбугат сәфәре көтелә. Сәфәр дәвамында журналистларны ветеринария өлкәсеннән соңгы яңалыклар белән таныштырачаклар.

Матбугат сәфәренең беренче өлеше хәзерге вакытта Татарстан районнарында баручы уку-укыту программасына багышланачак. “Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган. Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү. Укыту программасы ике атна дәвам итәчәк. Беренче атна – теория өлешенә багышлана. Укуның икенче атнасы өйрәнгән белемнәрне практик яктан тикшереп караячаклар.

Матбугат сәфәренең икенче өлеше Татарстан районнарына кайтарылган биологик калдыкларны утильләштерү буенча машиналарның эшчәнлекләре белән танышу көтелә. 2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү өчен ТР Алабуга муниципаль районының «Сария» заводында сынау проекты эшли башлады. Бу максатлар өчен бюджет хисабына район торак пунктлары буенча биологик калдыкларны җыю буенча махсус автотранспорт сатып алынды. Каты көнкүреш калдыклары полигонында урнаштырылган автошассиларга суыту җиһазлары белән 2 контейнер ясалган. Проектны тормышка ашыру Саба районы территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуны, булган биотермик чокырларны этаплап консервацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

 Әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан, 19 муниципаль районга хезмәт күрсәтү өчен, контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирелде

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Мотыгуллин Габдулхак Госман улы, Мамадыш районының ветеринария оешмасы башлыгы Кутдусов Руслан Раиф улы катнашачак.

Адрес: ТР Мамадыш районы, Пугачев урамы, 25 йорт.

Вакыты: 11.00



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International