Хакимият учреждениеләрендә эшләүчеләрне янгын чыгу очрагында үз-үен ничек тотуны өйрәтү буенча тактик өйрәнүләр үтте. Эвакуация вакытында нишләргә кирәк икәнлекне аңлатучы фильм күрсәтелде.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы янындагы постта юл патруль хезмште белән берлектә 200 баш тавык ташучы машинаны туктата. Тикшерү вакытында кошларга ветеринар белешмә булмавы ачыклана. Ветеринар-санитар кагыйдәләр бозган өчен гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерү максатында Югары Ослан районында урнашкан сөт эшкәртү предприятиесен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләре бозылу очраклары күзәтелмәгән, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.
11 нче апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 600 баш тавык ташу очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләяәчәк.
Түбән Кама территориаль бүлеге инпсекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария кагыйдәләрен бозып сату очракларын булдырмау максатыннан рейд үткәрде. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт, эремчек, каймак сатучыга карата административ протокол төзелгән. Сатучы белән аңлату эшләре алып барылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Баш ветеринария идарәсендә бүлек җитәкчесе А.Р. Салахов, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Югары Ослан районнарындагы участок ветеринария пнктлары эшчәнлеген тишерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр бирелде.