Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольөо-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән бергә кизү вакытында 500 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәүне ачыклый – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен гаепле затка штраф язылган.
21 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ит ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаган: ит бер-берсе өстенә тәртипсез рәвештә өелеп ташылган. Кагыйдә бозучылар административ штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Мәскәү – Уфа” юлында Татарстаннан Чувашия республикасына 30 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәүче административ штрафка тартыла.
20 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында сарык һәм дуңгыз итен ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган: ит тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Тандер” акционерлык җәмгыятендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча райолнындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.
20 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Планнан тыш тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, бирелгән күрсәтмәләр үтәлгән.
19 нчы сентябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында ит продукцияләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын кисәткән. Әлеге факт буенча ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затка административ протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең ревизия төркеме Кукмара районы ветеринария берләшмәсендә 2018 нче елның 8 айлык эшчәнлегенә тикшерү үткәрде. Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев җитәкчелегендә ревизия нәтиҗәләрен ирештерделәр.
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе күрсәтмәсен үтәү кысаларында, Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары үзләре контрольдә тоткан участок ветеринария пунктларында эшчәнлекне тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелгән, эш буенча күрсәтмәләр бирелгән.