Яр Чаллы шәһәре ветеринария белгечләре тарафыннан шәһәренең Мәскәү проспекты, 33 адресы буенча урнашкан дви белгечләре системалы күзәтү вакытында 5 кг. лы эремчекне ветеринария документларыннан башка сату фактын ачыкладылар.Виновный привлечен к административной ответственности по ч.1 ст. 10.8.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль хезмәткәрләре Минзәлә районының Дыреевка авылы янында йөк ташу кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады. Хокук бозучыга 14 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре территориясендә балны ветеринария документларынная башка сату очрагын ачыкладылар. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» автомобиль юлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан Татарстан Республикасы Арча районына ветеринария-санитария кагыйдәләре бозып автотранспортның хайваннарны ташганнан соң юылмаган һәм дезинфекция ясалмаган очрагын ачыкладылар. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Әгерҗе районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул Фәрит Мандиев булды. Фәрит Шамилович ветеринария өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Яңа вазыйфага билгеләнгәнче ул БУ УР "Ижевская горСББЖ" җитәкче урынбасары булып эшләде.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре нигезендә Түбән Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Кама муниципаль районының Түбән Уратма авылында урнашкан пасекада тикшерү үткәрелде.Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча умарталык хуҗасы 1 өлеш буенча административ җаваплылыкка тартылды. РФ КоАП 10.6 ст.буенча ачыкланган бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында АЧС вирусы Татарстан Республикасы Тәтеш районы территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча утырыш узды. Утырышны Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Б. Семенычев алып барды. "Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" башлыгы Р. А. Гарипов АЧС-ка каршы чаралар турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Чуаш Республикасыннан китерелгән ит һәм ит продукциясен 304 кг күләмендә сатуның 2 очрагын ачыклады. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.Сату суыткыч камераларыннан башка һәм камерада температураның автоматик контроль чаралары, шулай ук температура язу чаралары белән ит продукциясен саклау кагыйдәләрен бозып башкарылган.Әлеге очрак буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылган.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында Россия Федерациясе дәүләт ветеринария хезмәте өлкәсенә керә торган органнар һәм учреждениеләр вәкилләре булмаган ветеринария өлкәсендәге белгечләргә аттестация узды. Белгечләрне аттестацияләү компьютер тестыннан һәм практик биремнәрне үтәүдән тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама районының «Таврия-2» стационар постында территориаль идарә карамагындагы продукцияне ташу кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклады. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары нигезендә, терлекчелек продукциясен ташыган вакытта гражданинда шәхси медицина кенәгәсе булмый. Хокук бозучыга 14 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.