ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2018 ел
шимбә

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Оренбург юлында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 9 баш эре мөгезле терлек бозауларын ташу очрагына юлыккан. Гаеплегә карата штраф каралган.  

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендә 180 кг нан артык елга балыгы саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Балыкка ветеринария белешмәсе алынмаганлыгы ачыкланган. Гаепле затлар штрафка тартылган.


4
май, 2018 ел
җомга

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары стационар постта 18,8 тонна күләмендә арпаны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозучы штраф түләячәк.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында 700 данә тавык йомыркасын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария турындагы Законны бозган өчен гаепле кеше штрафка тартылган.

 

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Ютазы районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә кайсыбер продукциягә тиешле белешмәләр булмаганлыгы ачыкланган. Гаепле зат штраф түләячәк.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария таләпләре бозу очрагы ачыкланмаган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 4 түшкә сыер итен ветеринария кагыйдәләрен бозып ташу очрагына юлыккан: ит ташучы машинада тиешле температура саклау чаралары булмаган. Административ хокук бозучы җаваплылыкка тартылган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 150 баш тавык сату очрагын ачыклаган. Сату туктатылган, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Байсар авылы янындагы постта ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагына юлыкканнар: 120 кг күләмендәге сыер ите ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат штрафка тартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International