3 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Әлки районы Базарлы Матак авылында суыткычы булмаган килеш колбаса эшләнмәләре белән сату итү очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк. Сәүдә туктатылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүнең ике очрагын ачыклый: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районында кош гриппын булдырмау максатларында, йорт буенча йөреп профилактика чаралары үткәрә. Халык белән аралашу вакытында кош-кортлар һәм дуңгызлар асраганда ветеринария таләпләрен үтәү мөһимлеген искәртәләр.
2 нче август көнне “Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Татарстанга тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасы керүен кисәткәннәр. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районындагы Запасов Н.В шәхси эшмәкәрдә прокуратура таләбе буенча ветеринария кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затка административ штраф каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районында граңданнар зары буенча шәхси хуҗалыкта умарта күчен тикшерде. Бал кортларын асраганда ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен хуҗа административ штрафка тартылган.