15 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районында тиешле булмаган урында 20 кг күләмендә балык сату очрагын ачыклаган. Балык сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәгән – продукциягә ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган, гаеплегә штраф салынган.
16 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 80 кг күләмендә кош итен, 360 данә тавык йомыркасын, 10 кг күләмендә сыер бавырын ташыганда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган. Азык-төлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.
15 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары вакытында административ штрафларын түләмәүче 5 бурычлыны җаваплылыкка тарту өчен район суд приставларына гариза белән мөрәҗәгать итте.
16 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Мәскәү юлында Чуваш республикасыннан Казанга ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
16 нчы август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында ветеринария таләпләре тупас бозылу очрагын ачыклаган. Терлекчелек продукциясе тиешле температураны саклый торган җиһазлары булмаган транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат административ җаваплылыккатартылган.
15 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 21 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында сөтне тиешенчә ябылмаган цистернада ташу очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартыла.
15 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруын булдырмау максатында махсус рейд үткәрде. Камский бистәсендә дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Гаепле затка карата штраф каралган.
Россельхознадзор идарәсе хәбәрләренә караганда, Орлов өлкәсе Ливенский районында дуңгызларда африка чумасы авыруы теркәлгән. Дуңгызчылык фермасыннан алынган патологик материалны тикшерү йогышлы авыру барлыгын раслый. Хәзер бу урында Орлов өлкәсе ветеринария хезмәте авыруны кисәтү һәм таратмау буенча эшләр башкара.