ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү Уфа юлында кизү вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: 7 түшкә каз ите тиешле ветеринария белешмәләре булмаган килеш сатуга чыгарылган. Гаепле затлар штрафка тартылган, казлар сату туктатылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Мамыково авылы янында дежур вакытында 12 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Транспорт чараларын тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү очраклары да ачыкланган. Сөт тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат штрафка тартылган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәмдәл авылы территориясендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Бозаулар сату туктатылган, гаепле затларга штраф салынган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Роспотребнадзор белән берлектә Чистай районы Кызыл Яр авылында тиешле булмаган урында балык сату очракларын ачыклау рейдын үткәргән. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш ике урында балык сату очрагы ачыкланган. Тиешле булмаган урында оештырылган сату туктатылган, гаеплеләр җаваплылыкка тартылган.  

23 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында тиешле булмаган урында оештырылган сәүдә эшен туктатканнар. 80 кг күләмендә ит һәм колбаса эшләнмәләре ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен гаепле затлар административ штрафка тартылган.   

 

22 нче сентябрь көнне Яшел Үзән районындагы “Яңа тура” территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Авыл хуҗалыгы продукцияләре, халыкка тәкъдим ителгәнче, ныклы ветеринария тикшерүе үтте. Ярминкә эшендә Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, Апас территориаль бүлеге инспекторлары катнашты.  

22 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында кизү вакытында маллар ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: Чувашия республикасыннан 6 баш эре мөгезле терлекне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

 

21 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары махсус рейд кысаларында Түбән Кама шәһәрендәге базар янында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдәне ачыклый. Пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясе, балык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган.  Тиешле булмаган урында сәүдә оештырган эшмәкәр белән аңлату эшләре алып барылды.

21 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Молькеево постында кизү вакытында Чувашиягә 8 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.  

 

21 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында ит ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: ит тарнспопртта бер-берсе өстенә өелеп ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International