ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында балык сатканда ветеринария таәпләре үтәлмәүне ачыклаган: диңгез балыгы ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле зат административ штрафка тарытлган.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында Лаештан Шыгырданга 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.

 


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында тиешле булмаган урында сыер ите сату очрагын ачыклаган – сыер итенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штрафка тартылган.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Планлы мероприятие вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре сату очрагын кисәткән. Гаеплеләр штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

8 нче октябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 1315 кг күләмендә сарык тиреләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария законын үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.  


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 нче октябрь көнне “Тула - 1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары 1049 кг күләмендә елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчеләр административ штрафка тартыла.

8 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тишеле ветеринария белешмәсе булмау, кош итен саклау вакыты чыгу фактлары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча протокол төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Зубов” хуҗалыгындагы 351 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.  

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында кизү вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 26 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында протокол төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International