ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республиканың ветеринария белгечләре хисап киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Терлекләрдә инфекцион авыруларны профилактикалау, биотермик чокырларны, үләт базларын тәртипкә китерү турында да сүз барды.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен бозу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Красный Восток Агро” җәмгыятенә караган хуҗалыкта 1532 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Җаваплы затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Нурлат районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе тарафыннан райондагы терлекчелек продукциясен әзерләүчеләр, саклаучылар, әзер терлекчелек продукциясен сатучылар, тере маллар һәм кошлар сатучылар белән киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә эшмәкәрләргә ветеринария өлкәсенә кагылышлы киңәшләр бирелде, кимчелекләрне булдырмау максаты куелды.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында эре мөгезле терлек бозауларын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария турындагы законны бозу дип санала. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Чувашия республикасыннан Татарстанга маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән машинан килүен ачыклый. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 3 урында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле маллар сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән. Маллар сату туктатылган.

 


16
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

15 нче, 16 нчы декабрь көннәрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә 3 урында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ветеринария таләпләре үтәлешен контрольдә тотты. Сатып алучыларга бары тик тикшерү узган терлекчелек продукциясе генә тәкъдим ителергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International