21 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары махсус рейд кысаларында Түбән Кама шәһәрендәге базар янында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдәне ачыклый. Пластик шешәләрдә сөт, сөт продукциясе, балык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Тиешле булмаган урында сәүдә оештырган эшмәкәр белән аңлату эшләре алып барылды.
21 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Молькеево постында кизү вакытында Чувашиягә 8 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
21 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Малиновка постында ит ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: ит тарнспопртта бер-берсе өстенә өелеп ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольөо-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән бергә кизү вакытында 500 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәүне ачыклый – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен гаепле затка штраф язылган.
21 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ит ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаган: ит бер-берсе өстенә тәртипсез рәвештә өелеп ташылган. Кагыйдә бозучылар административ штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Мәскәү – Уфа” юлында Татарстаннан Чувашия республикасына 30 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәүче административ штрафка тартыла.
20 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында сарык һәм дуңгыз итен ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган: ит тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Тандер” акционерлык җәмгыятендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча райолнындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.
20 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Планнан тыш тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, бирелгән күрсәтмәләр үтәлгән.