Бу көннәрдә Мәскәүдә Россиякүләм “Алтын көз 2018” агросәнагать күргәзмәсе эшли. Анда Татарстаннан ветеринария белгечләре делегациясе дә катнаша. Делегацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкли. Әлеге күргәзмә ел саен авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать хезмәткәрләре көненә багышлана.
9 нчы октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Андрей Никитин Мөслим районындагы балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында 20 кг сыер итенә ветеринария белешмәсе булмау факты ачыкланган. Гаепле зат административ хокук бозу буенча штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында Лаештан Шыгырданга 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Планлы мероприятие вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган.
8 нче октябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 1315 кг күләмендә сарык тиреләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария законын үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
8 нче октябрь көнне “Тула - 1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары 1049 кг күләмендә елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчеләр административ штрафка тартыла.
8 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тишеле ветеринария белешмәсе булмау, кош итен саклау вакыты чыгу фактлары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча протокол төзелгән.