Ярминкәләрдә нәрсәләр таба аласыз?
- Яңа пешкән ат, сыер, тавык ите;
- йомырка, сөт, эремчек һәм сөт ризыклары;
- түтәлдән өзеп алып киленгән яшелчәләр һәм яңа бәрәңге;
- он, шикәр, көнбагыш мае;
- өйдә әзерләнгән тәм-томнар һәм чәй сыйлары.
Ярминкәләр вакытында ветеринария хезмәте хезмәткәрләре даими рәвештә урыннарда булалар һәм товарларның сыйфатын, кирәкле документларның булуын, шулай ук сәүдә мәйданчыкларының санитария нормаларын үтәвен тикшереп торалар. Ярминкәләр фермерларга товарларын сатып алучыларга турыдан-туры сатарга ярдәм итә, республика халкын яңа продуктлар белән тәэмин итә, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Адресларны искә төшерәбез: https://max.ru/id1654004220_gos/AZzmaLqjGns