"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Корбан бәйрәме"вакытында аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларны Татарстан Республикасы территориясенә кертмәүгә багышланган матбугат конференциясе узды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Корбан бәйрәме"вакытында аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларны Татарстан Республикасы территориясенә кертмәүгә багышланган матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар алдында доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыгуллин чыгыш ясады. Габделхак Госман улы журналистларга Россия Федерациясендәге авырулар буенча вәзгыять турында сөйләде, хайваннарны кертү һәм Корбан хайваннарын сую мәйданчыкларына таләпләр белдерде. Матбугат конференциясендә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International