Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды.
Анда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Марсель Мәхмүтов, Гелюс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, кече хуҗалык формаларын үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин һәм видеоконференц-элемтә буенча муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 1 сентябреннән маркировкалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булачак. Теләче, Чүпрәле, Балтач, Бөгелмә, Мөслим, Әтнә, Агерҗе районнарында барлык терлекләрне ачыклаганнар. Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч, Азнакай, Чирмешән һәм Менделеевск районнарында эш яртысыннан азрак башкарылган.
"Агымдагы елның 1 августыннан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында вак мөгезле терлек, атлар, дуңгызларны идентификацияләүгә керешергә планлаштырабыз. Алга таба»Татарстан Республикасының хайваннарны исәпкә алу һәм теркәү милли системасы «Бердәм» Хорриот " федераль дәүләт мәгълүмат системасына интеграцияләнәчәк, - дип йомгаклады ул.