Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Алмаз Хисаметдинов һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Тимур Галиев Казан ветакадемиясенең ветеринария медицинасы факультетының 5 нче курс студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау комиссиясе эшендә катнаштылар.
Студентлар чыгарылыш эшләрен төрле мәсьәләләр буенча әзерләгәннәр: хайваннар авыруларын дәвалау һәм профилактикалау, ветеринария эшен оештыруның төрле юнәлешләре, аерым куркыныч авырулар буенча эпизоотик хәлне анализлау һәм башка күп нәрсәләр.