Бәйрәмдә кунакларны җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар. Чуаш, рус, мордва, татар милли киемнәренә киенгән егетләр һәм кызлар икмәк-тоз, чак-чак тәкъдим иткәннәр. Аннары майданда тантаналы өлеш башлана.
Яңа Чишмәлеләргә һәм район кунакларына котлау сүзләре белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мөрәҗәгать итте.
Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Рәисенең - Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.