Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Дәүләт имтихан комиссиясе составында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5 нче курс студентларыннан дәүләт имтиханы кабул итте.
Имтихан ахырында Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары чыгарылыш укучыларын Дәүләт аттестациясен уңышлы тәмамлаулары белән котладылар һәм алга таба укуда һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләделәр.
Хәзерге студентларга һөнәр белән бик бәхет елмайды. Бүгенге көндә агросәнәгать өлкәсендә барысы да үзгәрә, цифрлаштырыла һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәренә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрә.