2022 елда Россия терлекчелегенә дуңгызларның африка чумасы (АЧС) һәм кошларның Югары патоген гриппы (ВГП) китергән зыян 3 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев белдерде, дип яза ТАСС.
» Аеруча куркыныч авырулардан килгән зыян бик зур булып кала – 2022 елда АЧС һәм кош гриппы аркасында гына ул 3 млрд сум тәшкил итте", – дип китерә министрның сүзләрен агентлык. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, хайваннарның куркыныч авырулары турыдан-туры азык-төлекнең ахыргы бәясенә тәэсир итә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хөкүмәтнең илнең эпизоотик иминлеге өчен чаралар күрүен өстәде. Аерым алганда, Министрлар Кабинеты ветеринария куркынычсызлыгы буенча чаралар планын раслады. 2023 елда терлекчеләр өчен вакциналар сатып алуга 3,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Эпизоотиягә каршы комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча вице-премьер Виктория Абрамченко берничә йөкләмә бирде. Алар арасында котыру авыруыннан иминлек статусын саклау да бар. Азия һәм Кавказ аръягы илләре белән чиктәш төбәкләргә терлекләрне ябык режимда тотуга күчерергә боерык бирелә. Моннан тыш, Россельхознадзор терлекчелек предприятиеләрен планнан тыш тикшерәчәк.