Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе.

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Балык Бистәсе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. 

Чарада 200дән артык кунак катнаша, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, муниципаль районнар башлыклары.

Кунаклар продукция җитештерүче производстволар, Агро мәйданчыклар эше белән таныштылар инде. Тематик түгәрәк өстәлләр узды, аларда авылда җитештерүчеләргә ярдәм итү чаралары һәм үсеш юллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International