Зәй районында зона семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Зәй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Зональ семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары-Марат Әхмәтов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Семинарда шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре традиционга әверелде һәм быел инде 16нчы тапкыр үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемаларны тикшерәләр, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International