Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы урынбасары - Габделхак Мотыйгуллин «Эфир» телеканалындагы «Тема» яңалыклар программасында кош гриппы куркынычы турында сөйләде.
"Хәзер сезонның иң кызган чагы, халык төрле яшьтәге кошларны күпләп сатып ала. Мари иленнән, Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән кошлар кертүне тыю кирәк! Россельхознадзор идарәсеннән кертүгә ГУВДАН Килештерү, маршрутны Килештерү, ветеринария таныклыгы булырга тиеш!
Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан кошлар гриппын кертүгә юл куймау буенча тулы чаралар күрергә киңәш итәбез:
- тере кошларны һәм кошчылык продукциясен үрчетү, сую, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче кошчылык предприятиеләренә, оешмаларына һәм гражданнарга мәгълүмат җиткерергә;
кош гриппының югары куркынычлыгы турында барлык дәрәҗәләрдә киң аңлату эше алып баруны тәэмин итәргә;
санкцияләнмәгән урыннарда кош һәм кошчылык продукциясе белән сәүдә итүне тыю.- дип хәбәр итте Габделхак Мотыгуллин.
Эфирны сез сылтама буенча карый аласыз: https://www.efir-kazan.ru/kazan/programs/tema/17.05.2..