Йорт хайваннары белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Ветеринария идарәсендә йорт хайваннары белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. 

2022 елның июленнән 498-нче Федераль закон субъектларга йорт хайваннарын тоту һәм йөртү таләпләрен кабул итү хокукын бирде.

Бу ел башында ветеринария идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада йорт хайваннарын тоту һәм йөртү таләпләре белән карар проекты эшләнде. 

Бүген проект белән таныштык, мәсьәләләр һәм киләчәк планнар турында фикер алыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International