КДАВМДА "химик-токсикологик тикшеренүләрнең заманча ысуллары" программасы буенча белгечләр укытыла башлады

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «химик-токсикологик тикшеренүләрнең заманча ысуллары»программасы буенча белгечләр укытыла башлады.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курслар ачылышында катнашты, укучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде. 
 
Белгечләрне яңадан әзерләү программасы лекцияләрдән, практик дәресләрдән, түгәрәк өстәлләр форматында фикер алышулардан, уку фильмнарын һәм конкрет җитештерү ситуацияләрен җентекләп тикшерүдән тора.

Укыту курсын Актаныш, Балтач, Тукай, Кукмара, Лаеш, Бөгелмә, Чүпрәле районнары һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International