Ветеринария хезмәте хезмәткәрләре Сыйфат менеджменты системасы буенча белем ала

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария хезмәте хезмәткәрләре Сыйфат менеджменты системасы буенча белем ала.

Чарада район лабораторияләре һәм ТР «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ белгечләре катнаша.

Үз белгечләренең белемнәрен даими яңарту лаборатория эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора, һәм бүгенге уку алга таба аккредитация узу өчен кирәкле этап булды.

Укуны Сынау лабораториясе сыйфаты буенча менеджер Павел Коротаев үткәрә, ә чараны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International