Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре ветераннарны алда торган Җиңү көне белән котладылар.
Бөек Ватан сугышының 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын өйләрендә котлады. Бүләк итеп алар азык-төлек җыелмалары алдылар.
Мондый кешеләр аз калды, 9 Май бәйрәмендә безнең зур илебезнең барлык халкы ветераннар алдында баш иеп, аларга чәчәкләр ташый һәм рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Бу көнне Җиңү өчен рәхмәт сүзләрен Петрова Вера, Хәбибуллина Замилә , Борһанов Энгель һәм Гыйниятуллина Гулирам әйтте.