Инспекторлар тәүлек буе ветеринария-полиция постларында кизү тора.

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кертүне һәм таратуны булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария инспекторлары Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе инспекторлары белән берлектә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләре ярдәмендә тәүлек буе ветеринария-полиция постларында кизү торалар.

Кизү барышында автомобиль транспорты тикшерелә. Төп хокук бозулар - хайваннарны яисә продукцияне ветеринария-озату документларыннан башка ташу, шулай ук транспорт чараларының гамәлдәге нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килмәве. Хокук бозучыларга җавап бирү чаралары күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International