Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Түбән Кама районында булды. Башлыгы Рәмил Муллин белән шәһәр ветеринария хезмәтен йөреп чыктылар, биналарны һәм территорияне карадылар.
Шулай ук район ветеринария берләшмәсендә дә булдылар, терлекләр каберлеге мәсьәләләре һәм алга таба планнар турында фикер алыштылар. Күченү кысаларында гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Район гражданнарыннан һәм фермерларыннан сораулар каралды. Барлык килгән сораулар буенча аңлатма үткәрделәр һәм җавап бирделәр.