Бүген Әтнә муниципаль районында республика территориясенә аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау эше буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә узды. Шулай ук утырышта ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелегенең Саба районы территориаль бүлеге башлыгы Искәндәр Латыйпов, терлек һәм йорт кошлары сату һәм ташу буенча шәхси эшмәкәрләр, КФХ башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Россельхознадзор идарәсенең җирле бүлеге һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда була торган африка чумасы, кош гриппы инфекциясе һәм мөгезле эре терлек авырулары барлыкка килүенә юл куймау буенча чараларның үтәлешен карадылар. Шулай ук башкарма хакимият органнарының хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар барлыкка килүен кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль махсус комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге, республикада эпизоотия иминлеген тәэмин итүгә һәм авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар буенча фикер алыштылар.