Бүген Баш ветеринария идарәсендә санитар зоналарны, үләт базлары санын кыскарту буенча киңәшмә узды. Эш төркеме составына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, кеше хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар керде.
Эш барышында терлекләр җирләнә торган үләт базларын үзгәртүне һәм өстәмәләрне исемлеккә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, себер түләмәсе үләт базларының санитар зоналары санын кыскарту программасын гамәлгә ашыру этапларын һәм елларын карадылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча эшче төркем, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына әлеге чараларны үткәрүгә тотыласы финанслар күләмен күрсәтеп, санитар чараларны этаплап уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләячәк.