Терлек хуҗалыклары тиресне терлекчелекнең зыянлы продуктлары дип танырга тели икән, 2023 елның 1 маена кадәр Россельхознадзорга бу хакта гариза юлларга кирәк. Бу хакта Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе сайтында әйтелә.
Быелның 1 мартында Россиядә терлекчелекнең зыянлы продуктлары турында яңа закон гамәлгә керде. Аларга авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килгән тирес, тизәк һәм агынты сулар, терлек аслыклары керә.
Шул рәвешле, закон нигезендә терлекче кабул иткән карар турында хәбәр итү тәртибе кертелә. Әгәр терлекче әлеге закон буенча эшли һәм хайваннарны тоту нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләрне терлекчелекнең зыянлы продуктлары дип танырга тели икән, ул бу хакта Россельхознадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиеш.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән мондый хәбәр бирү тәртибе, вакыты һәм формасы билгеләнде. Хәбәр итүнең төрле ысуллары бар, шул исәптән почта һәм шәхси мәрәҗәгать. Хәбәр итүнең электрон формасы 2024 елның 1 мартында эшли башлар дип көтелә.
Агымдагы ел өчен 2023 елның 1 маена кадәр гариза биреп өлгерергә кирәк, чөнки бу ел яңа законны гамәлгә ашыруда күчеш елы.
Алга таба ел саен, киләсе елның 1 гыйнварына кадәр хәбәр итәргә кирәк булачак.