Россельхознадзор Төркиядә килеп чыккан тилчә чиренең таралуына борчылуын белдерде

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Төркиядә 16 марттан 20 мартка кадәр өч яңа авыру чыганагы теркәлде, дип хәбәр итә Россельхознадзорның Мәгълүмати-аналитик үзәге. Ике авыру очрагы Эрзурум шәһәре районында теркәлгән, һәм берсе - Ван шәһәрендә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр авырый, дип билгеләп үтелә. Бер хуҗалыкта эре мөгезле терлек бар - 7,6 мең баш, шуларның 46сы авырый. Башка хуҗалыкта сарыклар - 12,5 мең баш. Шуларның 3се авырый. Хәзер Төркиядә, ачыкланган авыру чыганакларыннан 10 км радиуста булган, тилчә белән авыру куркынычы янаган барлык хайваннарны вакцинациялиләр.

Төркиядә хәзерге вакытта тилчә авыруының SAT-2 серотип вирусы циркуляциясе күзәтелә. Россельхознадзор Евразия континенты өчен, аерым алганда, Россия өчен экзотик булган әлеге чирнең таралуына борчылуын белдерде. Бу штаммның безнең ил территориясенә үтеп керүе тилчә һәм чикләүләр буенча иминлек статусын югалту белән янарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International